Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 12 гыйнварында 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
12 гыйнвар көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15 метрга кадәр көчле җиле көтелә.
Яшүсмерләр белән “Гомер ул бер генә бирелә” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Очрашуга авылыбызның имамы Инсаф Галимҗанов килде. Яшүсмерләргә әдәп- әхлак тәрбиясе, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту һәм начар гадәтләргә тартылмыйча, дөрес яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде. Сорауларга җаваплар бирде.
Татарстанда «Яшь гаилә» социаль ипотека республика программасы дәвам итә. Социаль ипотека алу өчен төп шартлар - Татарстанда яшәү һәм эшләү, шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык. Мөрәҗәгать итүченең яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасында яңа категория - «яшь гаиләләр» барлыкка килде. Торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү һәм мөмкинлекләрен киңәйтү инициативасы белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мондый механизм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән берлектә эшләнде. Хәзер бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә фатир алырга мөмкин.Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала, әгәр 36 яшьтән яшьрәк ир яисә хатынның берсе булса да (ул гариза бирүче булып чыгыш ясаса) программада катнашу мөмкинлеге бар. Программада тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала - әгәр берүзе торучы кешенең тәрбиядә баласы булса. Шулай ук күчемсез милек сатып алырга мөмкинлек бирә торган керемне расларга кирәк.
"Яшь гаиләләр" ТР ДТФ соципотека программасында катнашу өчен учетка кую өчен мөрәҗәгать итүчене теркәү урыны буенча Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүген, 2023 нче елның 11 гыйнварында,Сабабаш авылында яшәүче Мөхәммәтшина Шамсурый Рахматулла кызына 95 яшь тулды
Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, алтынчы ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды.
6 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба, Теләче, Питрәч һәм Кукмара районнарыннан килгән 70 тән артык көрәшче катнашты.
"Манзара" премиясе 2016 елдан бирле үткәрелә. Ел саен премия көчәя бара, ярышлар һәм шоу-программалар форматы үзгәрә. Быел барлыгы 16 атаклы көрәшче 130 килограммга кадәрге Төп категориядә катнаша алачак. Баш куш-приз фонды һәм чемпион поясы.
Бүген Саба муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров һәм министр урынбасары Ленар Гарипов эш визиты белән булды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан керде:
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе
2023 елның 11 гыйнварында төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көчле салкын көтелә, һава температурасы -29 ..-34°, аерым районнарда -35..-40°. 11 гыйнвар көндез температура -16, -21°гә кадәр күтәреләчәк, көнчыгышта -24°ка кадәр.
10 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә 2022-2023 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсы муниципаль этабының беренче туры узды.