Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан керде:
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе
2023 елның 11 гыйнварында төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көчле салкын көтелә, һава температурасы -29 ..-34°, аерым районнарда -35..-40°. 11 гыйнвар көндез температура -16, -21°гә кадәр күтәреләчәк, көнчыгышта -24°ка кадәр.
Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.