Автоном коммерцияле булмаган “Бакыш” (Сияние) тернәкләндерү үзәгендэ дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрелә. Өлкәннәр өчен күнегүләр комплексын аерым сайлыйлар. Дәвалау физкультурасы мөһим органнар һәм системалар (сулыш, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату, нерв, эндокрин) һәм терәк-хәрәкәт аппараты функциясен яхшырту максатыннан үткәрелә. Ул организмның яшәешен арттыра һәм картлык процессларын акрынайта.