ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Кичә  Саба муниципаль районы Шәмәрдән “Үсеш”  лицеенда  укучылар өчен IV Республикакүләм Туган тел фестивале узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Әманәт" халык драма театры

Тэги: Арташ авыл җирлеге

14
март, 2023 ел
сишәмбе

«Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен реконструкцияләү»

Тэги: окс

14 март конне МБУ «Спорт комплекс» та сукырлар арасында голбол буенча РТ Чемпионатына сайлап алу максатында голбол буенча ярышлар узды.

Шекше авыл җирлегендә язгы спартакиада

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Иртәнге линейкада тренер Закиров Д.Р. көрәштә алган казанышлары өчен, Югары Симет урта мәктәбе укучылары Ахмадуллин Булат, Миннуллин Шамил, Ибрагимов Илшатны күкрәк билгесе белән, Ахмадуллин Инсафны рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк белән бүләкләде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда һәр ай саен «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең утырышы үткәрелә

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Һәр халыкның мәдәнияте үзенә генә хас сыйфатларга бай. Билгеле бер урында урнашкан халыкларны берләштерә торган кәсепләр турында фикер алышу бүгенгесе көндә бик тә актуаль.Төрледән төрле кул эшләнмәләрен ясау, өйрәнү осталыгы серләре буыннан буынга тапшырыла. “Туган якны өйрәнүчеләр”клубының чираттагы утырышында да төбәгебез халкының төп кәсепләре турында искә төшерелде. Һәркемгә тукыма туку, агачтан савыт-сабалар ясау турында ишетү таныш иде. Очрашуда Гомәров Равиль абыйның чыгыш ясавыннан безнең ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышын ачыктан-ачык күз алдына китерегә мөмкин булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Язлар матур хатын-кызлар белән...”, шундый исем астында 12 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

 «Тургай»  приютында төрле һөнәрләр нигезләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү программалары буенча «педагог һәм остаз елы» хөрмәтенә педагог-остазы Башарова Рузилә Солтановна турында телевизион тапшыру оештырылды. Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан укытучылары турында материаллар әзерләделәр, видеоматериаллар төшерделәр. Әлеге иҗади проектны төшерүдә безгә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе ярдәм итте,ул безнең репортажны телевидениедә «Атна» мәгълүмати тапшыруында күрсәтәчәк.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International