"Язлар матур хатын-кызлар белән...”, шундый исем астында 12 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
«Тургай» приютында төрле һөнәрләр нигезләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү программалары буенча «педагог һәм остаз елы» хөрмәтенә педагог-остазы Башарова Рузилә Солтановна турында телевизион тапшыру оештырылды. Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан укытучылары турында материаллар әзерләделәр, видеоматериаллар төшерделәр. Әлеге иҗади проектны төшерүдә безгә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе ярдәм итте,ул безнең репортажны телевидениедә «Атна» мәгълүмати тапшыруында күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Саба районы ГХАТ бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра башлады, аның кысаларында 13 мартта беренче очрашу узды. «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте психологлары белән берлектә, түгәрәк өстәл форматында яшь парлар белән очрашу үткәрелде.
2023 елның 9-11 мартында Казанда 15 яшькә кадәр һәм 19 яшькә кадәр Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге узды.
15 яшькә кадәрге команда беренчелегендә республиканың 17 районы катнашты. Саба районы командасы 5 нче урынны алды.
15 яшькә кадәрге шәхси беренчелектә Зәйниев Айназ ялгыз һәм катнаш парлы категориядә чемпион һәм парда бронза призер булды. 19 яшькә кадәр Хазиев Исмал парлы һәм катнаш парлы категориядә бронза призер булды. Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
Иске Икшермә авыл җирлегендә су басуга әзерлек
Хормэтле Байлар Сабасы бистәсе халкы! 2023 елның 14 нче март конне ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Титов, 9 май, Мотыгуллин, Гагарин, М. Горький, 1 нче Май, Газовая, Сэйдэш, Мирная, 8 нче Март, Мэктэп урамында купердэн сон, Тукай урамынын 140 тан 197 нче йортларда су туктатылып тора. Килеп туган уңайсызлыклар очен гафу утенэбез!
Иске Икшермә авыл җирлеге хатын кызлар волейбол командасы
Иске Икшермә кубогына хоккей ярышы
Кичә, 2023 елның 12 мартында Баулы шәһәрендә 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында "БУ-БО" шәхси-команда региональ турниры узды. ♟️
Команда зачетында 20 команда катнаша.
МБУ СШ САБА-АРЕНА 4 урынны яулый, 3 урынны Бөгелмә командасына өстәмә күрсәткеч буенча гына бирә.
Команда составы🏆:
1 такта: Сөнгатов Аяз
2 такта: Низамиев Йосыф
3 такта: Газизуллин Айдан
4 такта: Маликова Алиса
Шәхси зачетта ☑ ️ :
3 урын - Низамиев Йосыф (2 тактада)
3 урын-Газизуллин Айдан(3 тактада)
Барлык призерларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз ♟ ️