Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге

2023 елның 14 марты, сишәмбе

2023 елның 9-11 мартында Казанда 15 яшькә кадәр һәм 19 яшькә кадәр Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге узды.

15 яшькә кадәрге команда беренчелегендә республиканың 17 районы катнашты.  Саба районы командасы 5 нче урынны алды.

15 яшькә кадәрге шәхси беренчелектә Зәйниев Айназ ялгыз һәм катнаш парлы категориядә чемпион һәм парда бронза призер булды. 19 яшькә кадәр Хазиев Исмал парлы һәм катнаш парлы категориядә бронза призер булды. Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International