Язлар матур хатын-кызлар белән

2023 елның 14 марты, сишәмбе

"Язлар матур хатын-кызлар белән...”, шундый исем астында 12 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Матур сүзләр, чын күңелдән котлаулар һәм теләкләр күп булды. Мәхәббәт, яз, әни турында җырлар яңгырады. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар алкышлары һәм елмаюлары белән сөендерүдән туктамады, ә Иске Мичән, Тимершык, Эзмә, Кызыл Мишә, Мишәбаш мәдәният йортлары һәм Иләбәр , Түбән Симет, Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре үзләренең матур номерлары белән сөендерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International