Саба районы ГХАТ бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра башлады, аның кысаларында 13 мартта беренче очрашу узды. «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте психологлары белән берлектә, түгәрәк өстәл форматында яшь парлар белән очрашу үткәрелде. Бүлек җитәкчесе Шафикова Гөлнар Илдаровна ЗАГС эше белән таныштырды, гаилә законнары, торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итү чаралары, гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында кыскача мәгълүмат бирде. Гаилә психологы Шәмиева Фирүзә Хәбидҗан кызы һәм «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте җитәкчесе Ногуманова Алина Икрамовна оештырган тренинглар нәтиҗәле үтте. Яшьләрнең идеяләре өйрәнелеп, алдагы очрашуларга план корылды. Безнең максатыбыз уртак: бәхетле гаиләләр артып, сабыйлар туып торсын.
https://youtube.com/watch?v=PIDZaIf2OKM&feature=shares