IV Республикакүләм Туган тел фестивале

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

2023 елның 14 мартында Саба муниципаль районы “Шәмәрдән лицее “Үсеш" муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесендә Татарстан республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен IV республикакүләм Туган тел фестивале «Мәдәниятләр калейдоскобы: чит ил студентларының туган телләр буенча остаханәләре» уздырылды. Бу чарада Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты факультеты деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының халыкара эшчәнлек һәм үсеш буенча директор урынбасары Гафиятова Эльзара Васыйл кызы һәм әлеге университетның И.А. Бодуэна де Куртэне исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе деканы Мөхәммәтшина Резеда Фаил кызы катнашты. Шулай ук фестивальгә  Татарстан республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укучылары, укытучылары, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү учреждениесенең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының чит ил студентлары һәм остазлары чакырылган иде. Чара бәйрәм концерты белән башланды, анда дөнья халыкларының җырлары, шигырьләре һәм биюләре тәкъдим ителде. Чит ил студентлары укучыларны туган телләрендә сәламләделәр. Кытай, төрек, инглиз, һинд, алман, итальян, үзбәк, тай, төрекмән, урду, гвинея телләрендә котлаулар яңгырады. Фестивальнең тантаналы ачылышыннан соң кунаклар Саба муниципаль районы “Шәмәрдән лицее “Үсеш” хезмәткәрләре әзерләгән остаханәләрдә катнаштылар. Барлык укучылар да чит ил студентларының туган телләре буенча үткәргән остаханәләрдә үзләрен сынау бәхетенә ия булдылар. Алар төрле халыкларның  мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырга, милли бәйрәмнәре һәм халык авыз иҗаты турында белергә, үз куллары белән милли халык эшләнмәләрен ясарга, тел ияләреннән чит ил сөйләмен ишетергә, үзләре өчен яңа сүзләр һәм гыйбарәләр өйрәнергә мөмкинлек алдылар. Мәдәният һәм тел алмашу бәйрәмендәге күтәренке кәеф, рухи азык алу нәтиҗәсе фестивальдә катнашучыларны да ,  кунакларны да битараф калдырмады. Гомумән алганда, әлеге фестивальдә катнашу чит телләрне белү дәрәҗәсен арттыруга, укучыларның чит телләрдә иркен аралашу  осталыгын үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудыруга ярдәм итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International