ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Укучыларыбыз өчен иң күңелле каникул вакыты башланды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

27 март көнне Саба район китапханәсе  белән берлектә Сатыш авыл китапханәсендә шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрде. Хәзер тукыманың буяу популярлаша бара. Кичәдә катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыру һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара кунаклары үз дизайннары буенча сумкаларны бизәделәр. Китапханәчеләр сумканы ничек дөрес буяуны аңлаттылар, рәсемне озак  саклау өчен бер ике киңәш бирделәр. Чара ахырында кул эшләре һәм мастер – класслар турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2000 елдан башлап Россия Федерациясендә ел саен «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс).

27 мартта Явлаштау мәдәният йортында бильярд буенча турнир узды. Турнирда Явлаштау, Иштуган, Көек һәм Сәрдә торак авылларыннан уенчылар катнашты. Турнирның җиңүчесе булып Явлаштаудан Вәлиев И.И. танылды. Икенче һәм өченче урыннарны. Галиев Р.Х.. һәм  Халиков  Р.Р.алды.Турнирнын  җиңүчеләре –Явлаштаулылар! Егетләргә алга таба да җиңүләр телибез.

2023 елның 24 мартында «Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасында "Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар математик кузаллауларын формалаштыру" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

25 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә «Его величество театр» дип исемләнгән театр сәгате үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

26 март көнне «Бергә атлау күңелле» уен программасы уткәрелде .Чараны үткәрүнең төп бурычы, беренче чиратта, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатларын, бердәмлек хисләрен тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштыру булып тора. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25 март көнне Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча зона ярышлары узды. Анда Лесхоз бистәсендә, Юлбат авылында һәм Туктар авылында яшәүчеләр катнашты. Барлык катнашучылар да бильярд сөючеләр өчен яхшы һәм тигез уен күрсәттеләр. Нәтиҗә ясаганнан соң, безнең авылдан катнашучы Сәйфуллин Минсур призлы 3 урынны яулады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын капиталь ремонтлау

Тэги: окс

24 мартта Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә «Татарстан Республикасының Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2023»республика конкурсының зона этабы узды. Саба районыннан 2 җәмәгать тәрбиячесе катнашты: Хәсәнова Алина Витальевна-И.и. Байкиева К.С. «һәм Зиганова Ләйсән Мансур кызы-Саба муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»ДКУ тәрбиячесе. Конкурс нәтиҗәләре буенча а.в. Хәсәнова һәм л. м. Зиганова Лауреат дипломнары белән бүләкләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International