25 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Его величество театр» дип исемләнгән театр сәгате үткәрделәр. Чара театрның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләү белән башланып китте. Балалар театр һөнәрләре турында кызыксындылар: актерлар һәм актрисалар, рәссамнар, режиссерлар, гримерлар, костюмерлар, суфлерлар, яктылык операторлары турында да аңлатылды. Балалар үзләре дә театральләштерелгән «Шалкан» сценкасында уйнап карый алдылар.
Халыкара театрга багышланган чара, балаларга матур сәнгать төре белән очрашу шатлыгын бүләк итте. Очрашу бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.