Укучыларыбыз өчен иң күңелле каникул вакыты башланды. Бездә һәр каникул файдалы һәм күңелле уза. 27 нче март көнне 3 б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Илнур кызы җитәкчелегендә Саба районының “Туган якны өйрәнү “ музеенда «Агач кашыкларга рәсем төшерү»мастер-классында булдылар. Кунакларны Илсөя Билалова каршы алды һәм эш тәртибен аңлаткач, кызлар эшкә керештеләр. Кызларның мондый мастер-класска беренче тапкыр килүләре иде. Алар бик кәнагать калдылар.