"Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар математик кузаллауларын формалаштыру" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары

2023 елның 28 марты, сишәмбе

2023 елның 24 мартында «Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасында "Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар математик кузаллауларын формалаштыру" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары узды. Семинарга районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре чакырылган иде.

Тәрбияләнүчеләр семинар кунакларын шигырьләр,җырлар,биюләр белән сәламләделәр. Мөдир Ракипова А.М. мәктәпкәчә учреждениенең тәрбия-белем бирү эшчәнлеге турында таныштырды.

Аннары тәрбияче Әхмәтшина А.Х. икенче кечкенэлэр төркеме  белән, " Кызыл Калфакка ярдәм ит" турыдан-туры белем бирү эшчәнлеген  курсэтте.
 Тәрбияче  Шаманова А.К. зурлар төркеме балалары  белән ФЭМП буенча оештырылган "Математика иленә сәяхәт"турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге курсэтте.

Соңыннан тәрбияче Гөбәйдуллина Ф.И."Нут борчагы белән конструкцияләү" темасына мастер-класс тэкьдим итте.
Семинар килгэн кунакларның чыгышлары белән дэвам ителде.Ахырында балалар бакчасы коллективының эшенә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International