2 апрель көнне Югары Симет авылы мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде.
Барлык оешма/предприятие/учреждение, шәхси хуҗалык, күпкатлы йорт һәм урам территорияләрен тәртипкә китерү ниятеннән 8 апрель көнне “Районкүләм өмә” (“Субботник”) игълан ителде. Шимбә көнне җирне тырмалау, себерү, буяу кебек эшләрне башкару зарур. Шул максаттан, Сездән, бүген үк, җир кипсенгә, эреп бетмәгән карларны таратуны сорыйбыз. Шулай ук купфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбыз тарафыннан йорт яны территорияләрендә җыештыру-тәртипләү эшләре өмәдә башкарылырга тиеш.
Җирлек башлыкларыннан әлеге эшләрне оештыру сорала.
Әйләнә-тирәбезне чиста, пөхтә һәм матур тотуыбыз үзебезнең кулларда. Бергәләп күмәк өмә эшләрендә катнашыйк.
28 март көнне авылыбызга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре каникуллар вакытында актив рәвештә чаралар үткәрделәр. Төрле конкурслар, әңгәмәләр оештырылды, шулай ук балалар музыка кораллары белән дә таныштылар.
«Футбол в школе» балалар һәм яшүсмерләрне дөньяда иң популяр спортка җәлеп итү проекты. Мәктәп укучылары физкультура дәресләрендә һәм спорт түгәрәкләрендә проектка кушылырга, даими турнирларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге ала. Мәктәпләр үз районнарында яки төбәкләрендә футбол тормышы үзәгенә әверелә.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Югары Шытсу авыл зиратында өмә булып узды. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, начар хәлдә булган чардуганнар алмаштырылды. Өмә алдагы көннәрдә дә дәвам ителәчәк.
Елыш авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.