Барлык эшләр дә «сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган.
Иске Мичән ФАПта капиталь ремонт, шулай ук кабул итү һәм процедура кабинетларында, персонал бүлмәсендә, санузел/куида бизәү эшләре башкарылган. Иске Мичән ФАПына 223 кеше беркетелгән.
Мингәр ФАПтында тамбурда/кабул итүне көтү бүлмәсендә, кабул итү һәм процедура кабинетларында, санузелда/куида капиталь ремонт һәм бизәү эшләре башкарылган. Мингәр ФАПына 210 кеше беркетелгән.
Ремонт расланган срокларда һәм әлеге эш төрләренә карата барлык таләпләргә туры китереп төгәлләнде.