Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

28 март көнне авылыбызга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Югары Симет авыл мәдәният йортында авыл халкы белән очрашты. Тамаша залы халык белән тулы иде. Хәзрәтнең үтемле вәгазен тыңлап , ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар. Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдәният йортына һәм мәчеткә бүләк итеп вәгазь турында язылган китапларын калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International