Намаз уку бәйгесе

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

2 апрель көнне Югары Симет авылы мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Намаз уку бәйгесе үсеп килүче яшь буынга динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора. Бәйге ахырында җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга  бүләкләр, күчтәнәчләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International