«Футбол в школе» балалар һәм яшүсмерләрне дөньяда иң популяр спортка җәлеп итү проекты. Мәктәп укучылары физкультура дәресләрендә һәм спорт түгәрәкләрендә проектка кушылырга, даими турнирларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге ала. Мәктәпләр үз районнарында яки төбәкләрендә футбол тормышы үзәгенә әверелә.
Безнең районда проектта Шәмәрдән “Үсеш” лицее һәм Саба гимназиясе катнаша. Бу балаларны футбол уйнауга җәлеп итү өчен искиткеч мөмкинлек. Әлеге мәктәпләрдә төрле яшьтәге балалар төркемнәре булдырылган, аларда малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә. Шулай ук балалар төрле ярышларда, фестивальләрдә катнашалар.