Укытучы һәм остаз елы кысаларында, 30 март көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучы - Г.Р.Габделхаева катнашында «Минем беренче укытучым» исемле очрашу-әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чарада катнашучыларга мәктәп укучылары тормышында беренче укытучының роле һәм беренче мәктәп китабы - Әлифбанын тарихы, авторлары турында сөйләнде. Әңгәмәдә мәктәптә кайсы авторларның китапларын кубрәк файдаланулары турында сөйләштек, чөнки лаеклы ялда булуга карамастан, Гөлсинә Раяновна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче сыйныфка әзерли.
Саба муниципаль районы буенча ВФСК ГТО комплексының сынау (тест) нормативлары буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм инвалидларны тестлый.
Язгы өмә - язгы көнне саф һавада бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Җомга көнне, 31 мартта, гадәти бурычларны вакытлыча кичектереп, Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Коллективның ир-атлар составы Финанс-бюджет палатасына якын территорияне кардан чистартты. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Язгы өмә - корпоратив рухны күтәрү, коллективны берләштерү, психологик климатны яхшырту өчен искиткеч ысул. Чөнки күптән билгеле булганча, бернәрсә дә кешеләрне уртак файда өчен уртак хезмәт кебек берләштерми.
Рамазан ае – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән.
Арташ авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында бильярд турниры
2 апрельдә Саба- Аренада ТР Бадминтон өметләренең 2 этабына сайлап алу узды.
13 яшькә кадәргеләр арасында
1 урын Галимуллин Рәсүл (Саба)
2 урын Гайнетдинов Рәсүл (Кукмара)
3 урын Шакиров Самат (Саба)
3 урын Степанов Денис (Кукмара)
Кызлар арасында
1 урын Багманова Камилла (Саба)
2 урын Мансурова Регина (Саба)
3 урын Әхмәтшина Самина (Саба)
3 урын Васильева Ксения (Кукмара)
11 яшькә кадәрге категориядә малайлар арасында
1 урын Рәхимов Әдел (Саба)
2 урын Кәримов Язнур (Саба)
3 урын Сафиуллин Рөстәм (Саба)
3 урын Ибраһимов Азамат (Саба)
Кызлар арасында
1 урын Хәбибуллина Наргиза (Саба)
2 урын Хәкимова Талия (Саба)
3 урын Гарипова Мәрьям (Саба)
3 урын Абдуллина Риана (Телэче)
Безнең яраткан ПМК ҖЧҖ директоры Маковеев Константин йөзендә спонсорыбызга турнирда катнашучыларның барысына да татлы призлар өчен рәхмәтебезне белдерэбез!
Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 31 марттан 2 апрельгә кадәр өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәк-ара ярышлары узды.
Ярышларда 140 малай һәм 164 кыз катнашты.
Латыпов Илсаф(8 урын) һәм Йосыпов Раян (25 урын) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче финалга эләкте. Шигабиева Диләрә, Гыймадиева Азалия һәм Әхмәтова Камилә икенче финалда көч сынаштылар. Сафина Иделия, Хәбибуллина Әдилә һәм Әхмәтҗанова Алина өченче финалга эләктеләр. Барлык спортчыларыбыз да матур уен һәм җиңү теләген күрсәттеләр!
Авыл районнары арасында Латыйпов Илсаф беренче урынны алды. Котлыйбыз!
Бүген «Саба-Арена» да Шигаповлар гаиләсеннән хәйрия татлы турниры белән каникул атнасы тәмамланды. Һәр катнашучы Рамазан аенда татлы бүләк алды. Ә призерлар һәм җиңүчеләр: 3 урын- яшь пар Булат Маметов-Әлфис Вәлиуллин һәм «Килдебәк» пары Данис Әхмәтҗанов-Алмаз Гарипов. Икенче урында урман хуҗалыгыннан Инсаф Сираев-Илзирә Латыйпова дуэты финалда Раил Галиакберов һәм Динара Исмаилова дуэтына оттырды.
Икенче лигада гимназия кызлары Зарина Кашапова-Азалия Гайнуллина өченче булды. Икенче урында шатлыкны Эмиль Һадиев һәм Әлим Биктимиров бүлештеләр. Ә лидерлар "Татарстанлылар" Гөлназ Исмәгыйлова һәм Мария Чумакова булды.
Урта Саба авылы китап бирү пункты Урта Саба авылы клубы белән берлектә “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән башвакыч үткәрелде. Катнашучылар таныш һәм яңа әкият геройлары белән танышып уңай хис-кичерешләр алдылар. Күчмә китапханә китаплары яңартылды, балалар өчен периодик-журналлар уку мөмкинчелеге тудырылды.