Остәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәк-ара ярышлары

2023 елның 2 апреле, якшәмбе

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 31 марттан 2 апрельгә кадәр өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәк-ара ярышлары узды.

Ярышларда 140 малай һәм 164 кыз катнашты.

Латыпов Илсаф(8 урын) һәм Йосыпов Раян (25 урын) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче финалга эләкте. Шигабиева Диләрә, Гыймадиева Азалия һәм Әхмәтова Камилә икенче финалда көч сынаштылар. Сафина Иделия, Хәбибуллина Әдилә һәм Әхмәтҗанова Алина өченче финалга эләктеләр. Барлык спортчыларыбыз да матур уен һәм җиңү теләген күрсәттеләр!

Авыл районнары арасында Латыйпов Илсаф беренче урынны алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International