Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре тарафыннан "Ямьле Саба"яр буенда ифтар үткәрелде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Рамазан ае – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.):  “Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. 

    30нчы март көнне  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренә "Ямьле Саба" яр буенда ифтар ашы уздырылды. Илнар Галиевның Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазе һәркемнең күңел түренә кирәкле хәзинә булып кереп калгандыр. Коръән аятьләрен укып, учакта пешкән тәмле аш хәм коймак белән бик сөенеп авыз ачып,  илебезгә иминлек, бәрәкәт, тыныч тормыш сорап дога кылынды. Шушы матур вакыйганы күркәм гадәткә әверелер дип ышанып калабыз. Ин ша Аллах!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International