ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

4 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында "Укытучыга -ноутбук" проекты кысаларында, районыбызның 47 укытучысына ноутбуклар тапшырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау программасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы «Минем көчле һәм көчсез якларым" темасына тренинг уздырды. Тренинг шәхеснең көчсез һәм көчле якларын тирән һәм һәрьяклап анализлауга юнәлдерелгән иде. Дәрес, танышу күнегүләреннән башланды. Аннары балалар үзләренең көчле һәм көчсез якларын яздылар, һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда балалар белән 2 төркемгә бүленеп, «шатлык һәм кайгы агачын»  ясадылар. “Мин үз хисләремне ничек белдерә алам?”, “Мин шатлык яки кайгы тудырган ситуацияләрдә үземне ничек тотам?”, “Мин үз хисләрем турында кешегә сөйли аламмы?» дигән сорауларга җавап бирделәр.

    Россиядә «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе башлана, аның максаты-Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. "Хәтер бакчасы" - Россиянең йөзләрчә мең битараф булмаган халкын азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү тирәсендә берләштерүче хәрәкәт. 

5нче апрель көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең  1 “В” сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр.  Уен 4  өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и  "Бәйрәм килер – кунак алып килер"  торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

сәгать 20дән. 5 апрельдә 09 сәгатькә кадәр. 2023 елның 6 апреле

2023 елның 6 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

"Гражданлык - патриотик тәрбия" программасын гамәлгә ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар  табигатькә экскурсиягә баралар. Экскурсия балаларга бик ошады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Балаларга  бакча эшләре белән шөгыльләнү бик  ошый.  Алар кыяр орлыклары белән таныштылар, аны ничек карарга икәнен белделэр. 31 март көнне орлык чәчтелэр. Орлыклар бик матур булып тишелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

"Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар  боз сараенда булдылар.  Балалар бик ошатып һәм шатланып йөрделәр. Боз сараенда балаларга бик ошады.

Үз проектыңны тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча ал!

Росмолодеждан физик затлар өчен грант конкурсының 1 сезоны старт алды! Анда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International