“Укытучыга – ноутбук”

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Россия Президенты В.В.Путин 2023нче елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Шул уңайдан, 4 апрель көнне, Саба урта мәктәбе базасында "Укытучыга -ноутбук" проекты кысаларында, районыбызның 47 укытучысына ноутбуклар тапшырылды. Яңа ноутбукларга Саба гимназиясе, сәләтле балалар мәктәп-интернаты һәм Саба урта мәктәбе укытучылары ия булды. Әлеге мероприятиедә  район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International