Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.
Саба районының муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) утырышлары расланган график нигезендә уза. 05 апрель көнне профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.
Олы Шыңар авылында Кооператив урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе башкара.
4 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында "Укытучыга -ноутбук" проекты кысаларында, районыбызның 47 укытучысына ноутбуклар тапшырылды.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидны профилактикалау программасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең психологы «Минем көчле һәм көчсез якларым" темасына тренинг уздырды. Тренинг шәхеснең көчсез һәм көчле якларын тирән һәм һәрьяклап анализлауга юнәлдерелгән иде. Дәрес, танышу күнегүләреннән башланды. Аннары балалар үзләренең көчле һәм көчсез якларын яздылар, һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда балалар белән 2 төркемгә бүленеп, «шатлык һәм кайгы агачын» ясадылар. “Мин үз хисләремне ничек белдерә алам?”, “Мин шатлык яки кайгы тудырган ситуацияләрдә үземне ничек тотам?”, “Мин үз хисләрем турында кешегә сөйли аламмы?» дигән сорауларга җавап бирделәр.
Россиядә «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе башлана, аның максаты-Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. "Хәтер бакчасы" - Россиянең йөзләрчә мең битараф булмаган халкын азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү тирәсендә берләштерүче хәрәкәт.
5нче апрель көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшыру проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 1 “В” сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен 4 өлештән: “Туган ягым - Татарстан”, “Әкиятләр илендә”, “Татар халкының милли уеннары” и "Бәйрәм килер – кунак алып килер" торды. Укучылар сынатмыйча, актив җавап биреп, үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
сәгать 20дән. 5 апрельдә 09 сәгатькә кадәр. 2023 елның 6 апреле
2023 елның 6 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.