ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 апрель көнне Тимершык авыл җирлегенең Тимершык авылында “Шифа” исемле даруханә пункты ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯЗГЫ ЧОРДА БУНКЕРЛАРНЫ УРНАШТЫРУ ГРАФИГЫ
Киләсе айларда бункерларны урнаштыру графигы район сайтында урнаштырылачак

   5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Кичә безнең приютка  Сабадан  кунаклар килде, алар үзләре белән тәрбияләнүчеләребез өчен истәлекле бүләкләр алып килделәр. Балалар алар белән таныштылар, әңгәмәләр алып бардылар.Балалар  бүләкләргә бик шатландылар. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.

Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

1 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Әйдә шаярыйк» исемле күңел ачу программасы үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

1 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Безгә җылы яклардан кошлар кайтты» дигән темага экологик-танып белү программасы үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Бүген «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре белән берлектә административ бинаның тирә-ягын җыештырырга чыкты. Җирне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Таралмаган карны тараттылар.

5 апрель көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр өчен профилактик әңгәмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International