5 апрель көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр өчен профилактик әңгәмә узды. Медицина хезмәткәре Димитриева Алия, Россиядә "Даруханә" наркоманиясе таралу куркынычы көчәя баруы, "Набат" наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, даруханә хезмәткәрләренең психоактив матдәләрне рецептсыз куллануны булдырмауга юнәлдерелгән эш алып баруы хакында сөйләде. Шулай ук ул тискәре интернет күренешләре турында, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, физик активлык, көн режимы мәсьәләләренә кагылды, яшьләрне дөрес тормыш алып барырга чакырды!