Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Язгы өмә матур дөньяда яшәргә, ачык һавада бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде.3 нче апрельдә төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумрайон икеайлыгы кысаларында "Саба-Арена" өстәмә белем бирү мәктәбендә территориябезне җыештыру чарасы дәвам итте. ГТО мәйданчыгында инвентарьларны юдык һәм узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдык. Барысы да дан өчен эшләделәр! Хәзер "Гаилә" паркы территориясендә чисталык һәм тәртип. Бик күп эш эшләнде. "Бердәмлектә көч" дигән сүзләр бу очракта бик дөрес. Бу өмәдә катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт!