Экологик-танып белү программасы

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

1 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Безгә җылы яклардан кошлар кайтты» дигән темага экологик-танып белү программасы үткәрделәр. Балалар чара барышында бу көннең тарихы белән таныштылар,  кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Кошлар темасына  кагылган викторина сорауларына,  табышмакларга актив җавап бирделәр.

  Әлеге чара балаларга  күптөрле кошлар белән танышырга, туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International