ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

"Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар  боз сараенда булдылар.  Балалар бик ошатып һәм шатланып йөрделәр. Боз сараенда балаларга бик ошады.

Үз проектыңны тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча ал!

Росмолодеждан физик затлар өчен грант конкурсының 1 сезоны старт алды! Анда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

     Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында  барлык хезмэткэрлэр апрель аенда өмәгә чыктылар:  приют ишегалдын чистарттылар, кипкән, корган агач ботакларын җыйдылар, тротуарларны тәртипкә китерделәрне. ϴмәдән соӊ, приют территориясе  чистарып һәм ямьләнеп калды.  

 

Тэги: ОСЗ Тургай

    Хезмәт хакын түләмәү яки вакытында түләмәү, законсыз рәвештә эштән азат итү фактлары буенча гражданнар эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр  2-45-74,  2-31-33 телефон номерларына яисә түбәндә күрсәтелгән электрон почта адресына мөрәҗәгать җибәрә ала: pr.saba@tatar.ru, Raniya.Sahabieva@tatar.ru.

     Мөрәҗәгатьтә югарыда әйтеп үтелгән хокук бозулар факты,  мәгълүматны алу чыганагы, элемтә мәгълүматлары булган оешманың яисә индивидуаль эшкуарның исемен, адресын күрсәтүне сорыйбыз.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәткә, бернинди дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк булмаган хезмәт хакын бирүгә, шулай ук эшсезлектән яклау хокукына ия.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да (хезмәткә түләүнең конвертлы системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләрен рәсмиләштермичә хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру) мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 522-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 16 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

3 апрельдән 8 апрельгә кадәр Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда «мәктәп туклануы атналыгы» игълан ителде. Атна кысаларында лицей китапханәсендә «Яшьләр ЗОЖ сайлый» китаплары күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә бөтен гаилә өчен сәламәт туклану турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

"Яшьлек" командасы 2023 елгы хезмәт коллективлары һәм ИП хатын-кызлар командалары арасында Саба районы чемпионатында беренче урынны яулады (район этабы). Команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Тирә-якны чистарту буенча экологик ике айлык кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск кырыйларын чистарттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International