ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

"Яшьлек" командасы 2023 елгы хезмәт коллективлары һәм ИП хатын-кызлар командалары арасында Саба районы чемпионатында беренче урынны яулады (район этабы). Команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Тирә-якны чистарту буенча экологик ике айлык кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск кырыйларын чистарттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүп-чардан чистарту буенча эш башкарылды.

Югары Симет авыл җирлеге командасы Саба районы волейбол чемпионатында уңышлы чыгыш ясый.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

2023 елның 4 апрель конне  Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында Татарстан Республикасы халыклары традицияләрен кулланып, мәктәпкәчә  яшьтәге сабыйларда танып белү, сөйләм үсеше буенча педагогларның осталыгын күтәрү, мәгълүмати киңлек булдыру, педагогик тәҗрибә алмашу һәм һөнәри компетентлыкны арттыру  максатыннан, “ТР халыклары традицияләрен кулланып, балалар бакчасында нәниләр өчен шартлар тудыру” дигән темага семинар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

    2023 елның 04 апрелендә "Игенче" ҖЧҖдә  тракторларны , прицепларны һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү

Тэги: окс

Яз бездә җылыну һәм беренче чәчәкләр белән генә түгел, ә йорт яны территорияләрен язгы чистарту өмәләре белән дә ассоциацияләнә.

«Язгы мәрхәмәтлелек ае» акциясе кысаларында, шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында «Балкыш» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә өмәгә чыктылар. Алар, энтузиазм белән, йорт тирәсендәге территорияләрне кыш буена җыелып килгән коры яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар. Аларга карата кайгыртучанлык белдерү күңелләренә хуш килде һәм алар рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

2023 елның 4 апрелендә  Мамадыш шәһәрендә «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы узды, анда Саба муниципаль районы укучылары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International