2023 елның 4 апрель конне Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында Татарстан Республикасы халыклары традицияләрен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларда танып белү, сөйләм үсеше буенча педагогларның осталыгын күтәрү, мәгълүмати киңлек булдыру, педагогик тәҗрибә алмашу һәм һөнәри компетентлыкны арттыру максатыннан, “ТР халыклары традицияләрен кулланып, балалар бакчасында нәниләр өчен шартлар тудыру” дигән темага семинар узды.
Семинар балаларның сәламләве белән башланып китте. Аннан соң кунаклар икенче кечкенәләр төркемендә “Милли хәзинә” дип аталган сөйләм телен үстерү, зурлар төркемендә “Әкияттән әкияткә” дип аталган рус теле, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар” дип аталган грамотага өйрәтү шөгыльләре карадылар.
Семинарның кульминациясе булып, тәрбияче Шагеева З.И. һәм музыка җитәкчесе Имамиева А.Р. җитәкчелегендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерделәр.
Семинарның икенче өлешендә кунакларны «Идел буе халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклыйк» проекты белән таныштыру булып узды. Кунаклар төркемнәргә бүленеп, Фәрләхова Г.Ф., Низамиева Ф.С., Галиева Р.А., Шагеева З.И., Миннеханова Д.А., Заһидуллина Л.М., Насыйбуллина җитәкчелегендә мастер-классларда катнаштылар. Мастер-класс кысаларында алар Идел буе халыкларының тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, үз куллары белән бүләкләр булдырдылар.
Семинар азагында тәрбиячеләр Мифтахова Л. Д., Галимуллина Р. К. Галимуллина И. М. чыгыш ясадылар.
Ахырдан семинрага анализ ясалды. Килгән кунаклар семинар буенча үзләренең матур теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр.