"Игенче"ҖЧҖдә техника һәм үзйөрешле машиналарга техник карау узды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

    2023 елның 04 апрелендә "Игенче" ҖЧҖдә  тракторларны , прицепларны һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.

    Техник тикшерүгә 86 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы -тракторларның күпчелек өлеше, шулай ук аларга прицеплар тәкъдим ителде . Барлык тәкъдим ителгән техника техник тикшерүне уңышлы узды, алар төзек дип танылды һәм эшкә рөхсәт алды. Техник карау барышында тракторларның һәм прицепларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре , һ. б. белән комплектланганлыгы тикшерелде.

     Механизаторларда тиешле категорияләр , аларга беркетелгән техника белән идарә итүгә таныклыклар тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International