Халыкара сәламәтлек бәйрәме 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көннән бөтен дөньяда озак вакытлы санитар белем бирү программалары башлана. Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтен кешелек өчен актуаль булган глобаль сәламәтлек темасын сайлый.
"Үсеп килүче буында патриотик тәрбия максатыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Ватанны саклау безнең бурыч!” - исемендә, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция сугышчысы Г. Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә тиеш булмаган урында чүп ташлау очрагы ачыкланып, ул чүплек рекультивацияләнде.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары өмәдә актив катнашты. Мәктәп биләмәсеннән чүпләр җыелды, һәйкәл территориясе тәртипкә китерелде.
7 апреля 2023 года в ООО "СХП Шытсу" прошел технический осмотр тракторов , прицепов и других самоходных машин.
В мероприятии приняли участие главный государственный инженер-инспектор Управления Гостехнадзора РТ по Сабинскому муниципальному району Ибрагимов Ильяс Накипович и специалисты хозяйства.
Һәр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
Саба район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында кәрзин бәйләү буенча мастер-класс булды. Кичә барышында әниләр-бәбиләр вакытлы матбугат белән таныштылар, кул эшләрен башкардылар.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә йон белән рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Йоннан рәсем яки йон акварель техникасындагы картиналар коры йонны тукымага катламлап җәю юлы белән ясала, аннары пыяла белән ябыла. Пыяланың авырлыгы астында йон катламнары үтә, һәм картиналар тере һәм төсле була, күләмле һәм якты күренә. Мастер-класста катнашкан балалар йон һәм кайчы ярдәмендә үзләренең кабатланмас шедеврларын булдыра алдылар. Йоннан ясалган мондый тере рәсемнәр һәр йортка шатлык, җылылык, туганнарына һәм якыннарына искиткеч кәеф бүләк итәчәк, һәр бәйрәмгә яраткан кешеләренә гадәти булмаган һәм җанлы бүләк булачак. Иң мөһиме, һәркем эшли алачак һәм һәркем әзер эш белән өйгә кайтачак. Чара “Пушкин картасы” буенча үткәрелде.