Һәр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды. Фестиваль Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - КФУның «УНИКС» КСК-сында һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә уза.
9 апрельдә суперфиналда яшь талантлар - Татарстанның якын районнарыннан һәм шәһәрләреннән зона сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба урта мәктәбенең 78 укучысы катнашты.
Фестивальнең суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар икенче турга үттеләр: хореография коллективы Экспромт (җитәкчесе Давыдова Аделина Михайловна),
- «Бәллүр " вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе Дәулиева Гөлназ Рәшит кызы һәм Гарипова Гүзәл Марат кызы) ;
-Вокаль ансамбль “Энҗе бөртекләре” (җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы) ;
-Вокал-соло Кашапов Илүзәр (җитәкчесе Дәулиева Гөлназ Рәшит кызы );
-Вокал дуэты Ил-Саф (җитәкчесе Дәулиева Гөлназ Рәшит кызы).
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз! 11-12 апрельдә КФУ «УНИКС» КСКда узачак фестивальнең суперфиналының икенче турында уңышлар телибез.