8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы һәм ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – дәүләт комитеты) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган Дәүләт комитеты турында нигезләмәдә беркетелгән газ белән тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Яз җитүгә өмәләр башлана. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Өмә вакытында бик куп чуп һәм яфрак җыелды.
Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды!
Кичә 9 апрельдә Казанда өстәл теннисы буенча Идел спррт мәктәбенең ачык беренчелеге узды, анда Саба-Арена спортчылары катнашты. 3 лигада Рианна Вәлиуллина бронза призер булды, 4 лигада шулай ук Раян Йосыпов бронза призер булды. Үзләренең уңышы белән спортчылар. икенче һәм өченче лигаларга күтәреләләр.
Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә, күп бүләкләр алырга телиләр. Безнен приюттада яз конендэ туган коннэрен билгелэп утуче балаларда бар.Бу бэйрэмне алар котеп ала.Бездэ торле конкурслар, уеннар белэн бу бэйрэмне билгелэп утэбез.
7-9 апрельдә Казан шәһәрендә бадминтон буенча ТР 13 яшькә кадәр һәм 17 яшькә кадәр шәхси-команда беренчелеге узды.
Республиканың 18 районыннан 266 спортчы елның төп Республика турнирында очрашты.
Саба бадминтончыларының нәтиҗәләре бик сөендерде)
Ялгыз разрядта 3 урынны Галимуллин Рәсүл алды.
Парлы разрядта 3 урын Сафин Агләм
Команда беренчелегендә 5 нче урын.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз!
8 апрель көнне Мишә авыл җирлегендә язгы өмә булып узды
2023 елның 5 апреленнән 8 апреленә кадәр 2012-2013 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы Кубогы уеннары Байлар Сабасында узды.
2023 елның 06 мартында Саба муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалауның барлык субъектлары һәм балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре тыңланды.