"Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт"

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Сәламәтлек-кешелеккә табигать биргән кыйммәтле бүләк. 7 апрельдә билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире "Уңган куллар" клуб берләшмәсе өчен "Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт" дәресе  һәм "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Иң беренче чиратта «Сәламәтлеккә йөз киңәш» презентациясе күрсәтелде, аннан балалар сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану,  файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белделәр. Аннары китапханәче балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм сәламәтлек иленә сәяхәт ясарга тәкъдим итте. Сәяхәтнең беренче тукталышы “Халык зирәклеге” дип аталды, әлеге тукталышта балалар сәламәтлек турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырга тиеш иде. «Файдалы продуктлар» тукталышында балалар тәкъдим ителгән ризыклардан организм өчен файдалыларын сайладылар. «Гадәтләр» станциясендә зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында сөйләделәр. Чара файдалы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International