"Кошлар иленә сәяхәт"

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире  "Путешествие в  Птицеград" дип исемләнгән эко-викторина үткәрде. Китапханәче балаларга кошларның төрләре, елның төрле вакытларында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белделәр. Әңгәмәдән  соң балалар: «Кош һөнәрләре», «Кошлар рәсемен буяу», «Кош тавышлары», «Ышанасың, ышанмыйсың», «Аерым кошлар» һ.б. уеннарда үз көчләрен сынадылар. Аннары китапханәче Николай Заболоцкийның «Просьба» шигырен укыды. Укып, фикер алышканнан соң, балалар кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеген, күп кошларның юкка чыгу алдында торуын, шуңа аларның күбесе Кызыл Китапка кертелгәнлеге турында белделәр. Шулай ук "Китап битләрендә кошлар дөньясы" дигән китап күргәзмәсендә  кызыклы һәм төсле энциклопедияләр, журналлар, кошларның гаҗәеп маҗаралары турында гыйбрәтле хикәяләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде. Чара ахырында, китапханәче балаларга төп геройлар- кошлар булган китапларны укырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International