"Янәшәдә безнең геройлар!"

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

 "Үсеп килүче буында патриотик  тәрбия максатыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Ватанны саклау безнең бурыч!” - исемендә, кыска вакытлы ялга кайткан  махсус хәрби операция сугышчысы Г.  Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде. Р. укучыларга, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сүз барды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Диалогта тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар һәм туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның сугышчан рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Очрашу барышында укучылар геройларның янәшәдә яшәвен күрделәр.  Ватанга тугрылык саклау,  үз Ватаныңны ярату, патриоты булу – Россия гражданнарының төп сыйфатлары икәнен белделәр. Әңгәмә ахырында чараны оештыручылар авылдашыбыз Радикка ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуны теләделәр. Шулай ук әзерләнгән  истәлекле бүләк тапшырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International