29 апрельдә Саба аграр көллиятенең актлар залында Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миннихановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты вәкилләре һәм район яшьләре белән очрашуы узды. Раис Нургалиевич яшьләрнең кызыксынучы сорауларына җавап бирде, шулай ук, яшьләргә эшләрендә уңышлар теләде, киңәшләрен бирде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты урынбасары Шамил Хәлимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук, Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлауларга рәсми рәвештә старт бирелде.