Милли мәдәниятләр гореф –гадәтләр елы кысаларында, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 23 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукай урамында "Мәңге яши Тукай күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Урта Нырты авыл клубында язучының 137 еллыгына багышланган Тукайның "И туган тел, и матур тел" бәйрәме узды.
Урта Нырты авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәуне пропагандалау максатыннан «Әни, әти, мин-спорт гаиләсе»танып белү-уен программасы узды. Уен программасында катнашучылар сәламәтлек илләре буйлап сәяхәткә чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше турында күп кызыклы, файдалы мәгълүмәт алдылар. Балалар өчен күп кенә конкурслар һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде, аларны үтәү өчен яхшы физик әзерлек, осталык һәм тапкырлык кирәк булды. Уен программасы дуслык атмосферасында узды.
Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы барышында Финанс - бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сунгатовның ике мәсьәлә буенча - 2022 ел өчен бюджет үтәлеше, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет турындагы карарга үзгәрешләр кертү буенча чыгышы тыңланды.
Олы Нырты авыл жирлегендә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды
Саба муниципаль районы Мингер авылында юл-урам челтәренең асфальт-бетон япмасын чокырдан ремонтлау
Россиянең милли проектлары. Бу билге артында нәрсә бар?
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кураторы буларак, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«Яңа проектларны алга сөрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО Росконгресс фонды белән берлектә «яңа заман өчен көчле идеяләр»өченче форумына идеяләр җыю буенча эш алып бара. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Форум ел саен үткәрелә.