Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы барышында Финанс - бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сунгатовның ике мәсьәлә буенча - 2022 ел өчен бюджет үтәлеше, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет турындагы карарга үзгәрешләр кертү буенча чыгышы тыңланды. Район Советы утырышы эшендә Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миңнеханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.