«2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасы турында

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кураторы буларак, түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләре санына керә.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә мәгариф, мәдәният һәм фән өлкәсендә зур казанышларга ирешелде.

Дәвамлылыкны саклау һәм ирешелгән нәтиҗәләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.09.2020 № 821 карары белән «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кабул ителде (алга таба – Программа).

Программаның 4 пункты нигезендә һәм аны үтәү өчен 2030 елга кадәр гамәлгә ашыру срогы белән телләрне үстерүгә юнәлдерелгән муниципаль программаларны кабул итү кирәклеге турында мәгълүмат китерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International