ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен котлау

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2023 нче елның 22 нче апрель көнне Буа шәһәрендә республикакүләм гади авиамодельләштерү ярышлары булып үтте

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Шыңар авылында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча 1 фатирлы торак йорт төзелеше

Тэги: окс

Кичә 23 апрельдә Казанда өстәл теннисы буенча Идел спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды, анда Саба-Арена спортчылары катнашты. 5 лигада Фаттахов Карим чемпион булды. 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында язгы кыр эшләре тулы көченә бара

Милли мәдәниятләр гореф –гадәтләр елы кысаларында, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 23 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукай урамында "Мәңге яши Тукай күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Урта Нырты авыл клубында язучының 137 еллыгына багышланган Тукайның "И туган тел, и матур тел" бәйрәме узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Урта Нырты авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәуне пропагандалау максатыннан «Әни, әти, мин-спорт гаиләсе»танып белү-уен программасы узды. Уен программасында катнашучылар сәламәтлек илләре буйлап сәяхәткә чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше турында күп кызыклы, файдалы мәгълүмәт алдылар. Балалар өчен күп кенә конкурслар һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде, аларны үтәү өчен яхшы физик әзерлек, осталык һәм тапкырлык кирәк булды. Уен программасы дуслык атмосферасында узды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы барышында Финанс - бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сунгатовның ике мәсьәлә буенча - 2022 ел өчен бюджет үтәлеше, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет турындагы карарга үзгәрешләр кертү буенча чыгышы тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International