Талларны сораганда нәрсә эшләргә?

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Җылылык башлангач, талпаннар да активлаша, алар тешләгәндә төрле йогышлы авыруларны китереп чыгаручыларны йоктыра ала. 2022 елда талпан тешләү сәбәпле 162 мөрәҗәгать теркәлгән. Агымдагы елның апрелендә талпан тешләве белән нибары 2 генә мөрәҗәгать теркәлгән. Безнең төбәктә иң еш очрый торган авырулар: талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы. Статистика мәгълүматларына караганда, 2022 елда Саба районында тикшергән талпаннарның 30% да талпан боррелиозы китереп чыгаручылар ачыкланган.

Соңгы дистә елларда Россия Федерациясендә талпан энцефалиты буенча эпидемиологик хәл киеренке булып кала. Саба районы, Татарстан Республикасының күпчелек территорияләре кебек үк, талпан энцефалиты буенча эндемик булып тора, ягъни талпаннарның вирус белән зарарлануы югары. Талпан энцефалиты язгы-җәйге сезонлылык белән табигый-очаг авыруларына карый. Кешедә йоктыру ешрак талпан тешләгәндә була, шулай да ашау юлы да мөмкин (чимал кәҗә сөте, сирәгрәк сыер сөте кулланганда). Авыру талпаннарның селәгәй бизләрендә вирус бик күп. Талпан тешләгәндә, вирус канга керә һәм үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә, аларда авыр үзгәрешләр китереп чыгара, алар инвалидлыкка да китерергә мөмкин. Үлем очраклары 1-25 процент тәшкил итә.

Талпан боррелиозын шулай ук талпаннар белән йоктыра. Бу озак хроник агымлы авыру, анда күп кенә органнар һәм системалар зарарлана: тире, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары, буыннар, күзләр, бавыр, селәүсен һәм башкалар.

Күрсәтелгән авыруларны профилактикалау өчен, кирәк:

• талпаннарның кадалуын булдырмаска;

• ябык кием кияргә (ул җиңел, бер тонда булырга тиеш);

• башка капюшон яки тыгыз баш киеме кияргә;

• күлмәкне чалбарга кыстырып кияргә кирәк;

• чалбарны аяк киеме яки носкига кыстырып кияргә кирәк;

• талларны куркыту өчен репеллентлар кулланырга;

• талпан кадалуны булдырмас өчен,тикшерүне 2 сәгать саен уздырыга кирәк.

Әгәр дә талпан кадалган булса, түбәндәге чаралар үткәрелә: талпан вируслы энцефалитын профилактикалау максатыннан талпанга каршы иммуноглобулин ясау билгеләнә; талпан боррелиозын профилактикалау өчен антибактериаль препаратлар кабул ителә.

Әгәр талпанны тикшерүгә җибәрсәләр, бу препаратлар талпанны тикшерү нәтиҗәсен алгач билгеләнә.

Вакытында үткәрелгән профилактик терапия талпан инфекцияләре белән авыру куркынычын шактый киметә.

Әгәр дә сез тәнегездә талпан тапсагыз, аны алу өчен һәм тикшерүгә җибәрү өчен шунда ук Саба үзәк район хастаханәсенең яки Шәмәрдән участок хастаханәсенең кабул итү бүлегенә табиб хирургка яки инфекционист табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Талпан вирусы энцефалиты китереп чыгаручының талпанда табылуын күрсәтүче анализның уңай нәтиҗәсен алганда, талпан суыртылганнан соң 96 сәгатьтән дә соңга калмыйча, Саба үзәк район хастаханәсе яки Шәмәрдән участок хастаханәсе каршындагы поликлиникага мөрәҗәгать итәргә, талпанга каршы иммуноглобулин ясатырга һәм алга таба диспансер күзәтүе өчен кирәк.

Талпан боррелиозы китереп чыгаручының талпанда табылуын күрсәтүче анализның уңай нәтиҗәсен алганда, талпан кадалганнан соң 5 көннән дә соңга калмыйча Саба үзәк район хастаханәсе яки Шәмәрдән участок хастаханәсе каршындагы поликлиникага профилактик антибактериаль дәвалау билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр талпанны тикшерү үткәрелмәсә, профилактика мөрәҗәгать итү көнендә билгеләнә.

Талпан тешләгәннән соң бер ай дәвамында сәламәтлек торышын игътибар белән күзәтергә кирәк - көн саен тән температурасын ике тапкыр үлчәргә, тире катламын тикшерергә кирәк. Температура күтәрелсә, талпан тешләгән урында яки тәннең башка урыннарында кызарган урын барлыкка килсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта медицина хезмәткәренә талпан тешләү факты турында хәбәр итәргә кирәк.

«Саба РҮХ» ДАССОның эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Фәттахова Р. З.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International