Иске Яңа ел-традицион кышкы тантаналарның соклануын озайта торган искиткеч бәйрәм. 13 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында "Яңа ел могҗизасы" лотереясе булып узды. Бу чара инде күптән традициягә әверелде, һәм бистә халкы бик теләп катнаша, бөтен гаиләләре белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә приз бирелә. Быел төп призлар: Яңа ел әтәчләре һәм куян, электр чәйнеге, термопот, сок сыгучы, ит тарткыч, тузан суырткыч, кухня комбайны һәм башкалар иде. Лотерея концерт номерлары һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды. Дүрт сәгать буе күңелле бәйрәм чарасы барды һәм уңыш елмайган кешеләр өчен күңелдә зур шатлык калдырды. Шулай ук бәйрәмебезне тагын да яктырак итәргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да, катнашучылар да, оештыручылар да уздырылган вакыттан канәгать калдылар, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.