"И туган тел, и матур тел» - Г. Тукай бәйрәме

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Урта Нырты авыл клубында язучының 137 еллыгына багышланган Тукайның "туган сүз, туган тел" бәйрәме узды.Чарада мөдир балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар: Су анасы, Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш, Шүрәле. Кечкенә викторина Тукай әсәрен иллюстрация буенча уйла- укучыларга ошады, һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Балалар "Бала белэн кубэлэк"шигырен сәхнәләштерделәр. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын рәхәтләнеп җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International