ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Быел һава торышы һәркемне шатландыра. Дачниклар, бакчачылар һәм республиканың шәхси йортлары хуҗалары дача сезонын ачтылар инде. Ләкин караватлардан һәм киләчәк уңыш турында кайгыртудан тыш, күп кенә бакчачыларны күчемсез милекне – җир кишәрлекләрен һәм алар урнашкан йортларны рәсмиләштерү белән бәйле башка мәсьәләләр дә борчый. Өстәвенә, бу йортлар сезонлы яшәү өчен генә түгел, ә ел әйләнәсе яшәү өчен дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кулланырга мөмкин булган дачниклар өчен чек-лист әзерләгән.

Яңа Мичән авылында яңа кибет төзелеше дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 25 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы  номерлы"Балачак"  балалар бакчасының әзерлек төркеме өчен "Тукай иленә сәяхәт"  дип аталган квест-уенын үткәрделәр . Балалар 5 станция аша үтәләр, аларда әсәрләр буенча табышмаклар җыялар, әдәби викторина сорауларына җавап бирәләр, ребусларны чишәләр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныйлар. «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе турында күзәтү тыңладылар. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мичән авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. А. һәм район җитәкчелеге вәкиле Заһидуллин Р. Ф. котладылар.. Алар Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Мичән авыл җирлеге командасы актив катнашып, башка җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Быел һава торышы һәркемне шатландыра. Дачниклар, бакчачылар һәм республиканың шәхси йортлары хуҗалары дача сезонын ачтылар инде. Ләкин караватлардан һәм киләчәк уңыш турында кайгыртудан тыш, күп кенә бакчачыларны күчемсез милекне – җир кишәрлекләрен һәм алар урнашкан йортларны рәсмиләштерү белән бәйле башка мәсьәләләр дә борчый. Өстәвенә, бу йортлар сезонлы яшәү өчен генә түгел, ә ел әйләнәсе яшәү өчен дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кулланырга мөмкин булган дачниклар өчен чек-лист әзерләгән.

"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАСУ

Быелгы апрель безне җылы, кояшлы көннәре белән дә сөендерде. Апрельның соңгы көннәре тарихтагы иң зур бәйрәм – Бөек Җиңү көненә әзерлек мизгелләре  белән истә кала, бигрәк тә.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2023 елның 26 апреле 09.00-21.00 сәгатькә кадәр

2023 елның 26 апрелендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле 15-20, урыны белән 23 м/с (Казанда 15-20 м/с) кадәр, урыны белән яшен, локаль рәвештә боз явуы көтелә.

24 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада гимназиянең 3нче сыйныф укучылары катнашты. Алар агач кашыкны матур итеп буяу серләре белән танышалар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин. Агач эшләнмәләр матур гына түгел, экологик чиста материал да. Агач продуктларны куллану сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен онытмаска кирәк.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International