Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге Башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм Шакиров Илфат Фоат улы Юлбат авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы Башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.
«Россиянең Киләчәге. Без бергә» Байлар Сабасы. Анонс-2023
2023 елның 10-13 июнендә Байлар Сабасы (Татарстан Республикасы) ФНТР «Россиянең киләчәге» программасы кысаларында 16 яшькә кадәрге теннисчылар арасында «Без бергә» ярышлары узачак.
Катнашучылар- 16 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр яшь категориясендәге теннисчылар.
10 июнь – килү көне, 11-13 июнь – уен көннәре, 13 нче-китү көне.
Утырыш урыны-«Саба-Арена» спорт мәктәбенең залы (Татарстан Республикасы, пгт. Байлар Сабасы, Муса Җәлил урамы, 3 нче йорт).
Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрход Усман улы, 1 нче категория, МК (пгт. Байлар Сабасы), баш секретарь Елагин Юрий Николаевич, ВК (Казан).
Катнашу өчен алдан гаризаларны 2023 елның 30 маеннан да соңга калмыйча saba_arena@mail.ru электрон адреска җибәрергә. saba_arena@mail.ru электрон адреска 2023 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча яшәү һәм туклану өчен алдан гаризалар җибәрергә.
Бильярд - бүгенге көндә дә бик популяр булган иң борынгы уеннарның берсе булып санала
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, башка җирлек командалары арасында 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
21 нче апрель көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин юнармиячеләр белән бергә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының хәлен белделәр
Хөрмәтле предприятие учреждение, оешма җитәкчеләре һәм Байлар Сабасы ш. т. б. халкы!
Агымдагы елның 27 прелендә 8.00 сәгатьтә Байлар Сабасы ш.т. Закиров урамы буенча урнашкан зират территориясендә зират территориясендә үсентеләр һәм куаклар кисү буенча чара планлаштырылган. Зур оешмаларга 2 хезмәткәр, кече оешмаларга 1 хезмәткәр җибәрүегезне сорыйбыз. Үзең белән дискалы триммер, балта, пычкы булырга тиеш. Чакырыла торган хезмәткәрләр, предприятиеләр (учреждениеләр, оешмалар) исемлеге кушымта итеп бирелә.
Татарстан Республикасында кече бизнес өчен яңа махсус салым режимы – автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АвтоУСН) популярлаша. 1600дән артык микро-эшмәкәрлек вәкилләре Автоуснның өстенлекләрен бәяләгәннәр, анда хисап бирү тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәрләре бүген чираттагы һөнәри гигиеник әзерлек һәм аттестация үттеләр, шәхси медицина кенәгәсендә тиешле билге – голограмманы куйдырдылар. Уку эпидемиология һәм гигиена мәсьәләләрен үз эченә алган «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» белем бирү программасы буенча алып барылды.
2023 елгы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре, ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты Б. Саба зонасы. Чемпионатта 25 командадан барлыгы 237 спортчы катнаша.
Мичан авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты-кура сүтү эшләре дәвам итә.