Тыл ветераннарын котлау

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

21 нче апрель көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин юнармиячеләр белән бергә Килдебәк авыл җирлегенең Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызының хәлен белделәр. Кунаклар Җиһания әбине якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның котлау открыткасын һәм бүләген, шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның күчтәнәчләрен һәм котлауларын тапшырдылар. Очрашу барышында Җиһания Хәйретдин кызы сугыш чорында тылдагы хезмәте турындагы хәтирәләре белән уртаклашты һәм бүгенгесе көндә ничек яшәве турында сөйләде. Кунакларны озатканда Җиһания әби барыбызгада сәламтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлыклар теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International