Социаль хезмәткәрләр һөнәри гигиена әзерлеге һәм аттестация үттеләр

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәрләре бүген чираттагы һөнәри гигиеник әзерлек һәм аттестация үттеләр, шәхси медицина кенәгәсендә тиешле билге – голограммалы куйдырдылар. Уку эпидемиология һәм гигиена мәсьәләләрен үз эченә алган «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» белем бирү программасы буенча алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International